Буген мэктэптэ Сонгы кынгырау бэйрэме узды

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
22 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 6 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, район жирлегеннан вакильлар, авыл җирлеге эшлар башкаручысы, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!